Центральная детская библиотека

“Мавыктыргыч Татарстан” тарихи сәяхәт

     1 нче сентябрь – Белем көне уңаеннан Арча 1 нче номерлы мәктәбенең 7 В сыйныф укучылары Район балалар китапханәсендә “Мавыктыргыч Татарстан” исемле тарихи сәяхәттә катнаштылар. Китапханәче республикабызның тарихы,  бүгенгесе турында кызыклы мәгълүмат бирде. Шулай ук балалар Татарстанның символлары белән таныштылар, татар язучыларының туган як турында язган шигырьләрен, татар һәм рус телләрендә яңгыраган республикабыз гимнын горурланып тыңладылар. “Татарстан –минем туган ягым” исемле презентация тәкъдим ителде.