Центральная детская библиотека

"Татарстан- минем туган ягым" тарихи сәяхәт

2 сентябрь көнне Район балалар китапханәсендә Татарстанның 100 еллыгына багышланган «Татарстан-минем туган ягым» дип исемләнгән тарихи сәяхәт узды. Чарага Арчаның 1нче мәктәбеннән 6-7 сыйныф укучылары чакырылган иде. Балалар  электрон презентация ярдәмендә Идел буе Болгар чорыннан алып хәзерге вакытка кадәр булган Татарстан тарихы белән таныштылар. Шулай ук  суверен Татарстан символикасын искә төшерделәр. Горурлык хисләре белән  республикабызның гимнын, туган як  турында язылган шигырьләр тыңладылар һәм викторинада катнашып белемнәрен ныгыттылар.