Центральная детская библиотека

"Муса Җәлил балаларның дусты" әдәби кичә

25 август көнне Җәлил һәм Җәлилчеләрнең үлеменә 75 ел була. Шул уңайдан, 14 август көнне китапханәчеләр тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен “Муса Җәлил балаларның дусты” исемле әдәби кичә үткәрде.  Балалар М. Җәлилнең балачагы, үсмер вакыты  турында белделәр, видеофильм аша аның тормыш мизгелләре белән таныштылар. Сугыш вакытында  төрмәдә иҗат иткән шигырьләре тупланган “Моабит дәфтәрләре”  аларда зур кызыксыну уятты. “Муса Җәлил исеме мәңгелек” дигән күргәзмәдәге китаплар да   игътибарсыз калмады. “Карак песи”, “Сәгать”, “Җилләр”, “Күке” шигырьләрен бик яратып тыңладылар.