Центральная детская библиотека

"Китап фильмга әверелә»

Рус язучысы Евгений Велтистовның тууына 85 ел булу уңаеннан Район балалар китапханәсендә «Электроник маҗаралары» исемле  фильм күрсәтелде. Фильм Евгений Велтистовның «Электроник – чемоданнан чыккан малай» повесте буенча төшерелгән. Әсәрнең төп герое булып, Электроник – тере малайның кеше булырга хыялланган механик күчермәсе тора.

Повесть буенча фильм төшерелүе китап яратучыларны бик сөендерә – китап кибетләрендә язучы повестьларына чиратлар барлыкка килә, ә балалар яраткан персонаж исеме астындагы клубларга берләшә.