"Библиоздравница "Авырый күрмә!"
"Сәламәтлек кешенең иң зур байлыгы". Гиппократның, борынгы грек табибы һәм философының бу сүзләре район балалар китапханәсендә тәкъдим ителгән күргәзмәнең нәкъ менә төп концепциясен чагылдыра.
Сәламәт булу-һәр кешенең табигый теләге, ул иртәме-соңмы сәламәтлек турында уйлана, чөнки яшь барган саен тормыш көчләре запасы кими. Кеше-үз сәламәтлеген үзе иҗат итүче. Моның өчен ул дөрес, файдалы мәгълүмат белергә һәм аны куллана белергә тиеш. Бу эштә «Сәламәт булсаң – барысын да булдырырсын! " дигән күргәзмә ярдәм итәчәк.Анда сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану, хезмәт һәм ял режимы, дару үләннәре һәм башкалар турында китаплар, вакытлы басмалар тәкъдим ителгән.