Центральная детская библиотека

"Сугыш кайтавазы йөрәкне борчый» - хәтер сәгате

  Арчаның 6 нчы урта мәктәбенең лагерь төркеме балалары өчен балалар китапханәсендә  Бөек Ватан сугышы башланган көнгә багышланган «Сугыш кайтавазы йөрәкне борчый " дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Балалар шул чордагы куркыныч вакыйгалар белән таныштылар, шулай ук сугыш еллары турындагы яңа китаплар белән таныштылар. Любовь Воронкованың «Девочка из города» дигән  китабына  тукталып, аның эчтәлеген өйрәнделәр. Китапханәче повестьтан өзек укыды. Ә ахырдан балалар әлеге китап буенча куелган фильм карадылар.

  Һәркем җирдә тынычлык өчен үз тормышларын корбан иткән кешеләрне истә тотарга һәм тынычлыкның кадерен белергә тиеш!