Центральная детская библиотека

"Корней бабай әкиятләре"

Арча шәһәренең 10 балалар бакчасының мәктәпкәчә хәзерлек төркеме “Корней бабай әкиятләре” дип аталган әдәби викторинада катнаштылар.

Кереш өлешендә алып баручы Корней Чуковскийның кыскача тормышы һәм иҗаты белән таныштырды.Алга таба балалар “Айболит” һәм “Муха- Цокотуха” китаплары буенча төзелгән викторинада катнаштылар. Уен барышында алып баручы презентация буенча  Донецк һәм Сочи шәһәрендә әкияти герой Муха-Цокотухага багышланган һәйкәлләр белән таныштырды. Шулай ук балалар “Югалган әйберләр белән кәрҗин”дип исемләнгән конкурсын бик яратып уйнадылар. Мероприятие ахырында “Муха-Цокотуха” һәм “Айболит” мультфильмын карадылар.