"Табигать күренешләре"
20 июль көнне Арча балалар китапханәсендә табигатьне саклау темасына - “Табигать күренешләре” исемле чара булып узды.
Чарада китап укучы балалар катнашты. Китапханәче аларны табигатнең үзенчәлекләре белән таныштырды. Балалар “Гаҗәеп табигать дөньясы” исемле күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар белән дә таныша алдылар.