Центральная детская библиотека

"Планетабыз сәламәтлеге безнең кулларда» (Әйләнә-тирә мохитне саклау көне. Бөтенроссия экологлар көне)

 

5 июнь-Бөтенроссия экологлар көне. Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне.

2019 елның 1 февраленнән Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасында «Батарейка тапшыр – керпе гомерен саклап кал» дигән бик файдалы экологик акция кертелде. Акция 4 ай дәвамында, шәһәр халкында табигатькә дөрес мөнәсәбәт тәрбияләү һәм үстерү, шулай ук утильләштерү һәм эшкәртү өчен батарейкаларны, аккумуляторларны мөмкин кадәр күбрәк җыю максатыннан уздырылды. Бу акциядә 1000гә якын кеше катнашты, алар арасында Арча үзәк китапханәсе укучылары, шәһәр балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, авыл китапханәләреннән укучылар һәм 50000нән артык батарейка җыелды. Катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез, чөнки сезнең һәркайсыгыз әйләнә-тирә мохитне саклауга үз өлешен кертте!

Нәкъ менә шушы истәлекле көндә Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы йомгак ясады һәм батарейкаларны иң күп җыйган җиңүчеләрне тантаналы шартларда бүләкләде. Ә бүләкләү өчен бәйрәмгә хөрмәтле кунаклар: Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенең 1 категорияле белгече - Латыш Фирдәүсә Камил кызы; Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты каршындагы «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәре Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы; Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәдәният идарәсе» муниципаль учреждениесе җитәкчесе Мөхетдинов Рамил Рафис улы һәм Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры - Мөхәммәтшина Алинә Таһир кызы чакырылган иде. Алар җиңүчеләрне котладылар: истәлекле бүләкләр тапшырдылар, катнашучыларны дипломнар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.