Центральная библиотека

"Таныш булыгыз: 2019 елның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреатлары"

"Таныш булыгыз: 2019 елның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреатлары"

Әлмиев Надир Усман улы - график эшләр сериясе өчен, «Колокола Хиросимы» циклы, Дәрдмәнд, Г.Тукай, С.Хәким, Р.Фәйзуллин, Р.Кутуй, Р.Бохараев һ.б. татар шагыйрьләре җыентыгына иллюстрацияләр, «Татарстан, Алтай» пейзажлар сериясе өчен.

Фәйзрахманов Айдар Фәтхрахман улы - татар фольклор мирасына керткән өлеше өчен, «Олы юл» әдәби-музыкаль кичәләр циклы өчен, «Онытырга мөмкин түгел» һәм «Яшәү барыбер кызык», «Олы юл», «Борчылма» җыентыклары өчен.

Камал театры артистлары төркеме: Бикчәнтәева (Хәмитова) Люция Миңнеәхмәт кызы, Бариев Радик Зөфәр улы, Хәйруллин Искәндәр Илдар улы. Татар сәнгате үсешенә керткән өлеше һәм татар театры үсешендә зур роль уйнаган «Гөлҗамал», «Җирән чичән белән Карачәч сылу», «Кара чикмән», «Три сестры», «Дон Жуан» спектакльләрендә сәхнә образларын тудырган өчен.

Галиуллин Тәлгат Нәби улы - «Мөхәммәт Мәһдиев Йолдызлыгы» роман-эссесы; «Китек көзге» китабы, «Мы – потомки страны Тартария» әдәби-тәнкыйди басмасы өчен.