Центральная библиотека

"Габдулла Тукайның әдәби музеенда"

“Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” хезмәткәрләре 20 апрель көнне Казан шәһәрендәге Габдулла Тукайның әдәби музеена сәяхәт иттеләр.

Экскурсоводларның эчтәлекле чыгышлары, бөек шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган заллар һәм кыйммәтле экспонатлар... Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган артисты Эмиль Җәләлетдинов башкаруында шигырьләр һәм җырлар барыбызны да сокландырды һәм күңелләрдә матур тәэсир уятты.

Районыбызның барлык китапханәчеләре исеменнән мавыктыргыч һәм файдалы сәяхәт өчен җитәкчеләргә һәм оештыручыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез.