Центральная библиотека

“Шигырь уты безнең йөрәкләрдә”

10 апрель көнне Арча үзәк китапханәсендә “Шигырь уты безнең йөрәкләрдә” исеме астында шигырь бәйрәме узды.

Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган әлеге матур бәйрәмдә шәһәребезнең балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрдән башлап өлкән яшьтәге шигьрияткә гашыйк кешеләр катнашты.

Чараның максаты – балаларны, яшүсмерләрне һәм өлкәннәрне әдәбиятка якынайту, сәнгатьле уку, сөйләү күнекмәләрен үстерү, туган телебезгә мәхәббәт уяту һәм китап укучыларда әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү.

Бәйгедә катнашучылар яшь үзенчәлекләренә карап өч төркемгә бүленде. Чыгыш ясаучыларның барысы да бәйгегә бик ныклап, чын күңелдән әзерләнеп килгән. Китапханә хезмәткәрләре исеменнән барлык катнашучыларга да олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә иҗат уңышлары телибез.