Центральная библиотека

«Әйдә, Тукай, безнең белән бергә Син дә шатлан, халкың шатлана...»

5 июнь көнне Арча Сабантуенда Үзәк китапханә хезмәткәрләре Балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә «Әйдә, Тукай, безнең белән бергә Син дә шатлан, халкың шатлана...» исемле Әдәби мәйдан оештырдылар. Мәйданда “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсенә йөрүче һәвәскәр шагыйрь һәм шагыйрәләр, шулай ук китапханәчеләр халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай һәм милли бәйрәмебез – Сабантуена багышланган шигырьләрен укыдылар.