Центральная библиотека

"Театр яктылыкка, нурга илтә"

6 март көнне “Бөтенроссия язгы мәрхәмәтлек акциясе” кысаларында Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Инвалидлар һәм картлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен Халык драматургы, якташыбыз Галиәсгар Камалның тууына 140 ел тулу уңаеннан “Театр яктылыкка, нурга илтә” исемле истәлек-кичә уздырдылар.

Китапханәчеләр якташыбызның тормыш һәм күпкырлы иҗат юлын соңгы вакытта вакытлы матбугать битләрендә басылып чыккан мәкаләләргә, бай әдәби мирасына нигезләнеп ачып бирделәр. Г.Тукайның “Театр”, Л.Шагыйрьҗанның “Театр-аның юлы-иман..” шигырьләре кичәгә аеруча ямь өстәде. Китапханә фондында сакланган, 1941 елда Г.Камалның энесе Габдрахман Камал тарафыннан төзелгән “Галиәсгар Камал” исемле альбом өлкәннәребездә зур кызыксыну уятты.

Картлар йортында тәрбияләнүче, озак еллар Республика фәнни- методик үзәгендә театр белгече булып эшләгән Камил ага Саттаров Г.Камалның улы Әнәс Камал белән очрашу мизгелләрен искә алды һәм М.Фәйзинең “Галиябану” спектакленә багышлап язылган шаян шигырен артистларча укыды.

Китапханәчеләр шулай ук өлкәннәребезне күргәзмәлектә урын алган китаплар белән таныштырдылар һәм шушы йортта тәрбияләнүче әби-апаларны, хатын-кыз хезмәткәрләрне якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикләделәр. Соңыннан өлкәннәребез драматургның “Өйләнәм... ник өйләндем” спектакленнән өзек карадылар. Очрашу җылы, дустанә мөнәсәбәттә узды.