Центральная библиотека

"Дөньяда иң матур тел - ул минем туган телем"

21 февраль барлык илләрдә дә - туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Каян килеп чыккан соң бу бәйрәм? Бу сорауга җавапны бүген Арча Үзәк китапханәсендә Арчаның 2 нче һәм 6 нчы номерлы урта гомүмбелем бирү мәктәпләренең 8нче һәм 9нчы сыйныф укучылары белән бергәләп ачыкладык.

Туган телебез – татар теленә багышланган виделекторийны укучылар өчен мөмкин кадәр кызыклы, үтемле һәм нәтиҗәле итеп үткәрү максатыннан, китапханә хезмәткәрләре чарада күптөрле видематериаллар, викториналар һәм файдалы мәгълүматлар кулланып башкарды. Алга - татар теленә булган мөнәсәбәтне укучылар күзлегеннән чыгып анализлау һәм туган телгә карата мәхәббәт һәм ихтирам хисләрен тагын да үстерү бурычы куелды.

Видеолекторий барышында без шулай ук дөньякүләм билгеле булган татар шәхесләре турында сөйләштек. Саный башлагач аларның күп булуы һәм аларны дөньяга таныткан эшчәнлек өлкәләренең дә күпкырлы икәне ачыкланды. Һичшиксез, татар халкы бай мираслы, талантлы һәм зыялы халык! Туган телебезне,милләтебезне саклау-безнең бурычыбыз.