Центральная библиотека

“Бөек еллар каршында баш иябез”

26 апрель көнне Җиңү паркында Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Бөек еллар каршында баш иябез” исемле “Әдәби мәйдан” уздырды. Чара Бөек җиңүнең 71 еллыгына багышланды. Бәйрәмгә җыелган кунакларга “Каурый каләм” әдәби – иҗат берләшмәсе әгъзаләре, Арча беренче номерлы урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары, Үзәк китапханә хезмәткәрләре һәм китапханәбезнең даими китап укучылары үзләренең Бөек Җиңүгә багышланган шигырьләрен бүләк иттеләр. Мәктәп укучылары сугыш турындагы проза әсәрләреннәң яттан өзекләр укыдылар.