Центральная библиотека

I Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең җиңүчеләре

2018 елда игълан ителгән “Җәлил укулары” халыкара әдәби бәйге Россиянең төрле төбәкләрендә һәм Татарстанның төрле районнарында Муса Җәлил истәлегенә багышлап оештырылды. Бәйгедә 4 меңнән артык Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдә яшәүче балалар һәм үсмерләр катнашты.
Конкурсның жюри әгъзалары видеоязма рәвешендә кабул ителгән чыгышларның иң яхшыларын сайлады һәм 14 февраль көнне К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында “Җәлил укулары” халыкара әдәби бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде. Алар арасында Г.Тукай исемендәге Арча педагогоия көллияте студентлары Мусина Ләйсән - II дәрәҗәдәге диплом һәм Мубаракшина Чулпан – III дәрәҗәдәге диплом һәм милли бүләкләргә ия булдылар. Котлыйбыз!
Искәртеп үтәбез, I Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесе Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә үткәрелде. Дүрт этапта узган әлеге бәйгенең муниципаль этабы Арча үзәк китапханәсендә үтте.