«Всему начало — отчий дом»
18 майда Халыкара Гаилә көне уңаеннан Арча үзәк китапханәсендә «Всему начало — отчий дом» исемле әхлак сәгате узды.
Очрашуның төп геройлары – алтын юбилярлар, 50 ел бергә гомер итүче гаиләләр: Данил белән Хания Рәхимбаевлар, Ринат Алмаев белән Фирая Батршина.
Бүгенге көндә Арча районы буенча никахлашу һәм аерылышу статистикасы белән Арча ЗАГС бүлеге начальнигы Бәхтиярова Фәридә Рәүф кызы таныштырды.
Юбиляр-гаиләләр үзләренең күпьеллык тәҗрибә, гаилә серләре белән уртаклаштылар, очрашуга килгән 1 нче номерлы урта белембирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары һәм Арча агросәнагать колледжы студентларына күп кенә файдалы киңәшләрен бирделәр.