Центральная библиотека

«Исеме калды данга күмелеп...»

25 гыйнвар көнне Үзәк китапханәдә татар халкының каһарман шагыйре Ф.Кәримнең тууына 110 ел тулуга багышланган «Исеме калды данга күмелеп...» исемле истәлек - кичә узды. Әлеге чарага китапханә каршында эшләп килүче "Каурый каләм" әдәби берләшмәсенең һәвәскәр язучылары һәм Г.Тукай исемендәге педагогия көллияте студентлары чакырылды. Кичәне алып баручы патриот шагыйрь, сәяси репрессия корбаны Ф.Кәримнең катлаулы тормыш юлын һәм искиткеч бай иҗатының соңгы елларда вакытлы матбугатьтә басылып чыккан мәкаләләргә һәм шагыйрь турындагы китапларга нигезләнеп ачып бирде. Студентлар Ф.Кәримнең төрле чорда иҗат ителгән шигырьләрен укыдылар. "Каурый каләм"леләр шагыйрь иҗатына гашыйк булулары һәм ул иҗат иткән әсәрләрнең тәрбияви әһәмиятенә басым ясадылар. Хәтерләрендә сакланган шигырь юлларын яттан сөйләделәр. Кичәнең слайд-презентациягә нигезләнеп алып барылуы Ф.Кәримнең иҗатын тирәнрәк аңларга ярдәм итте.