Центральная библиотека

“Бар дөнья Айтматовны укый”

22 гыйнвар көнне Арча Үзәк китапханәсенең уку залында Г. Тукай исемендәге Арча педагогогия көллияте студентлары өчен “Бар дөнья Айтматовны укый” дип исемләнгән хәтер кичәсе узды. Чара дөньякүләм күренекле кыргыз язучысы Ч.Айтматовның тууына 90 ел булу уңаеннан оештырылды. Студентлар әдипнең тормыш һәм иҗат юлы белән танышу белән беррәттән аның “Джамиля” повесте буенча куелган кинофильмын да карадылар һәм үзләре өчен күп мәгълүмат тупладылар.