Центральная библиотека

«Кеше - туган ягы белән мәңгелек»

22 гыйнвар көнне Арча Үзәк китапханәсенең уку залында якташ язучыбыз Рафаил Төхфәтуллиннның тууына 95 ел тулу уңаеннан «Кеше - туган ягы белән мәңгелек» дип исемләнгән әдәби кичә булып узды. Кичәнең кадерле кунаклары - Рафаил Төхфәтуллинның улы - Әлмәт шәһәрендә гомер итүче - Рөстәм Төхфәтуллин һәм әдипнең бертуган апасы Розаның улы Айдар абый булдылар. Кичә Рафаил Төхфәтуллинның тормыш һәм иҗат юлы белән якыннан танышуга багышланган иде һәм Рөстәм абый белән әңгәмә рәвешендә барды. Ул бик теләп 2013 елда Рафаил Төхфәтуллин турында нәшер ителгән "Минем җаным китапларымда" китабы белән таныштырды, аны иҗат итү тарихы белән уртаклашты. Рөстәм абыйның әтисенең тарихына тузан кундырмавы, интернет челтәрләрендә дә Рафаил Төхфәтуллинның истәлекләре белән уртаклашып баруы тамашачыны сокландырды. Кичәдә Т. Миннуллин исемендәге Яңа Кенәр авылы китапханәсе хезмәткәре Гөлшат Нәбиеваның һәм "Казан арты" тарих этнография музееның җитәкче урынбасары Зарипов Шәфигулла Зайнулловичның чыгышлары Рөстәм абыйның әтисе эзләре буенча туган якка кайту хатирәләрен яңарттылар. Рөстәм Рафилович залда утырган тамашачыларның да сорауларына бик теләп җавап бирде. һәм кичәне яңартылган фактлар белән тулыландырды. Кичә бик җылы мөхиттә узды һәм тамашачы өчен бик файдалы булды.