Центральная библиотека

"Сезнең өчен, китап укучылар!"

Хөрмәтле китап укучыларыбыз!

Тиздән китапханә киштәләрендә өр-яңа китаплар урын алачак.
Әсәрләре укучыларыбыз тарафыннан көтеп алына, кулдан кулга йөртеп укыла торган авторыбыз Айгөл Әхмәтгалиева тарафыннан иҗат ителгән документаль бәян “Хәния”;

әле күптән түгел басылып чыгуына карамастан, үз укучысын табарга өлгергән “Бөртекләп җыелган гомер” повесте (авторлары Дания Нәгыйм һәм Рөстәм Нәбиев);

яраткан авторыбыз Мәдинә Маликованың “Сандугачның күз яше” китабы.

Атылган йолдыз шикелле мәңгелеккә китеп югалса да, онытылмас булып җырлары, сүрелмәс яктылыгы калган яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхине сәхнәгә нинди бормалы юллар алып килгән? Фаҗигале язмышка дучар булып, алга әйдәгән хыяллары бер мизгел эчендә чәлпәрәмә килсә дә, тормыш сынаулары алдында югалып калмыйча, ихтыяр көчен, сабырлыгын һәм тугрылыклы мәхәббәтен юлдаш итеп, кешеләрне сокландырып яшәүче егет яшәү өчен көчне кайдан ала?

Яшь кешегә үз юлын сайлау өчен зур мөмкинлекләр бирелгән бүгенге көндә төрле яктан янаучы афәтләргә юлыкмау, әгәр юлыксаң, бирешмәү өчен ныклы таянычны кайдан эзләргә?

Әгәр бу сорауларга җавап табарга теләсәгез, китапханәгә рәхим итегез!