Центральная библиотека

"Мактаулы хезмәт - лаеклы киләчәк"

2019 елда Казан шәһәрендә Эшче һөнәрләр дөнья чемпионаты узачак. Шул уңайдан Үзәк китапханәдә "Мактаулы хезмәт - лаеклы киләчәк" исемле китап күргәзмәсе ачылды. Озакламый өлкән сыйныф укучылары һөнәр сайлау алдында торачак. Күргәзмәлеккә куелган китаплар аша алар күпсанлы эшче һөнәрләр турында мәгълүмат алачак.

Хөрмәтле укучылар, сезне Үзәк китапханәдә көтеп калабыз!