Центральная библиотека

“Бар дөнья Айтматовны укый”

21 декабрь көнне Үзәк китапханәдә XX гасырның бөек классигы, кыргыз язучысы Ч.Айтматовның тууына 90-ел тулу уңаеннан “Бар дөнья Айтматовны укый” исемле искә алу кичәсе узды. Чара күпкырлы талант иясенең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыруга багышланган иде. Бу затның күпкырлылыгы, төрле тармаклардагы эшчәнлеге әдәбият сөючеләр күңелендә соклану уятты һәм язучының югары үрләргә ирешүен күпләр яңалык итеп кабул итте.

Ч.Айтматовны без “Джамиля”, “Первый учитель”, “Материнское поле”, “Прощай, Гульсары!”, “Белый пароход”, “И дольше века длится день”, “Плаха” әсәрләре аша беләбез. Язучының әнисе татар кызы булуы безнең өчен икеләтә зур горурлык. Бу хактагы тарихи фактлар белән “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәре Гобәйдуллин Ленар Илгиз улы таныштырды.

Кичә ахырында әдәбият сөючеләр Ч.Айтматовның иҗаты буенча фикерләре белән уртаклаштылар, аның әсәрләрен искә төшереп хәтер сандыгын яңарттылар. Алар белән без, китапханәчеләр, авторның гади, халыкчан һәм шул ук вакытта бөек әдип икәненә кабат инандык.