Центральная библиотека

«12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне»

«12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне»

2012 елның 12 декабрендә Россиядә Конституция көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Үзәк китапханәдә киң катлам укучылар өчен блиц-чыгыш узды, ул электрон презентация белән үрелеп барды.

Китапханә хезмәткәре тыңлаучыларга илнең беренче Конституцияләренең тарихы һәм хәзерге вакытта Россия Федерациясенең гамәлдәге Конституциясе турында, Дәүләт төзелеше, кеше һәм гражданның хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде.

Чыгыш ахырында тыңлаучылар Конституция көненә махсус әзерләнгән тематик китап киштәсе белән таныштылар.

Әлеге чара гражданнарның үз илебез тарихы белән кызыксынуларын арттыруга, илебез өчен ихтирам, горурлык, патриотизм һәм Конституциянең әһәмияте тәрбияләүгә юнәлдерелгән.