Центральная библиотека

“Тормышта батырлык өчен урын һәрвакыт бар!”

9 декабрь – Ватан Геройлары көне.

Әлеге дата уңаеннан киң катлау китап укучылар өчен “Тормышта батырлык өчен урын һәрвакыт бар!” исемле мәгълумат сәгате узды. Китапханәче Бөек Ватан сугышында катнашып, Советлар Союзы Герое исеме алган 4 райондашыбызны искә алды һәм тыныч тормышта, хезмәт кырында үзен аямыйча җиңүләргә ирешкән 6 Социалистик хезмәт Геройлары белән таныштырды.

“Кайнар йөрәк” мактау китабына кертелгән яшь геройлар турындагы ролик укучыларда зур кызыксыну уятты.