Центральная библиотека

Күренекле Казан шагыйрәсенең иҗатында япон поэзиясе

Билгеле булганча, быел Г. Ахунов исемендәге әдәби премия тапшыруның 10 - юбилей чарасы булып узды. Биредә мәртәбәле кунак -  Гариф Ахуновның кызы, шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Максим Горький, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе Наилә Ахунова да катнашты. Ул, елдагыча, безнең китапханәбез фондына бүләк итеп үзенең һәм кияве - Рәсәйнең балалар шагыйре, прозаик, тәрҗемәче, автор-башкаручы - Б.Вайнерның китапларын алып кайтты.

Н.Ахунованың китапларында япон поэзиясенә хас булган хайбун һәм хайку (өчьюллык) стилендә язылган әсәрләр өстенлек итә. Китапханәбезнең киң катлам укучылары өчен оештырылган китапларга күзәтү барышында нәкъ менә әлеге үзгә стиль укучыларыбызда зур кызыксыну уятты.