“Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда – Тукай эзләрен”
2016 ел башыннан районыбыз авылларында Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы һәм Мәдәният йорты игълан иткән “Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда – Тукай эзләрен” дип исемләнгән Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган район сәнгать фестивале (Тукай конкурсы) гөрләп үтте.
Бәйгедә шигырь сөйләүчеләр, Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкаручылар ярышты. “Шүрәле могҗизасы” исемле композицияләр бәйгесенә бик кызыклы эшләр тәкъдим ителде.
25 апрель көнне Арча балалар сәнгать мәктәбендә бәйгенең йомгаклау концерты узды. Кичәдә фестивальнең җиңүчеләре чыгыш ясадылар һәм аларга истәлекле бүләкләр, “Мәдәният идарәсе” муниципаль учреждениесенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.