"Уңышка юл"
16 ноябрьдә Үзәк китапханә Арча муниципаль районының икътисад һәм финанслар бүлеге уздырган күчмә чарада катнашты. Әлеге чара эшмәкәрлек атналыгы кысаларында узды.
Китапханә хезмәткәрләре биредә катнашучы 5нче гимназиянең 9 класс укучылары өчен китапханә буенча экскурсия уздырдылар, аларны хезмәт күрсәтү буенча заман технологияләре белән таныштырдылар. Китапханәбезнең актив укучысы, "Универститет: третий возраст" лекцияләр программасы кураторы Локманова Венера апа шулай ук укучыларга үзенең теләкләре һәм фикерләре белән мөрәҗәгать итте. Аларга җәмгыять тормышында китапханәнең гаять әһәмиятле урын тотуы хакында җиткерде.