Центральная библиотека

“Без илнең киләчәген сайлыйбыз”

Әлеге чара яшь сайлаучыларның сайлау хокукы өлкәсендәге булган белемнәрен арттыру һәм политик сайлауларның илебездә кирәкле процедура икәнлегенә төшендерү максаты белән оештырылды.

Уенда 6 кешедән торган 4 команда катнашты:

1)                “Белемле яшьләр” - Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студентлары;

2)                “Аськи” - Социаль белем бирү академиясе студентлары;

3)                “Винтаж” - Арча гуманитар – техник техникум студентлары;

4)                “Агроград” - Арча агросанәгать профессиональ көллияте студентлары.

Уен барышын жюри бәяләп барды. Жюри составында:

1)                Арча шәһәре муниципаль башкарма комитеты урынбасары, Арча шәһәре советы депутаты – Мамаделеева Римма Рәмисовна;

2)                Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте укытучысы, педагогия фәннәре кандидаты – Низаметдинов Илхам Борһанович;

3)                Татарстан республикасының атказанган мәктәп укытучысы, Арча шәһәренең Хөрмәтле гражданины - Сәгъдиев Илдус Абдрахманович.

Эшлекле уен 6 бәйгедән торды: “Разминка”, “Диплом яклау”, “Син – миңа, мин - сиңа”, “Мин - депутат”, “Такмаклар”.

Студентлар һәр бәйгегә политик яктан белемле һәм шул ук вакытта иҗади карашта булдылар. “Мин - депутат” бәйгесендә катнашучылар бөтен сайлау процедурасын башкарып чыктылар. Депутатлыкка барган кандидатлар халыкка тәкъдим иткән программалары белән чыгыш ясадылар. Сайлаучылар ролен үтәгән Арча 5 номерлы гимназиясенең 10 - нчы сыйныф укучылары, үз нәтижәләрен ясап, сайлау участокларында тавышларын бирделәр. Хисапнамә комиссиясе бирелгән тавышларны санап, җиңүчене билгеләде. Сайлау процессын аерым кешеләр күзәтеп торды. Күзәтүчеләр составында:

1)                Татарстан республикасы Арча районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе – Кадыров Булат Илдарович;

2)                Арча үзидарә “Бердәм Россия партиясе” бүлеге җитәкчесе – Җәләлетдинов Тәлгать Таһирович.

Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр ачыкланды һәм “Иң иҗади”, “Иң интеллектуаль”, “Иң бердәм” номинацияләре билгеләнеп, бүләкләнде.

Эшлекле уенның йомгаклау өлешендә хөрмәтле кунаклар тарафыннан яшь сайлаучыларга теләкләр әйтелде. Мондый чаралар яшь буында патриотик һәм гражданлык хисләре уята.