Центральная библиотека

"Мәрхәмәтлеккә чикләр юк"

15 ноябрь көнне Үзәк китапханәдә Бөтенроссия сукырлар оешмасының Зарипов З.Ш. җитәкчелегендә Арча җирле бүлегенең отчет конференциясе узды. Бүлекнең сәркатибе Зарипова Л.Ф. отчет доклады белән чыкты. Конференция эшендә Арча муниципаль район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гарифҗанов Р.И., Социаль страхование фонды баш специалисты Галимова И.Д., Татарстан Республикасының Арча, Әтнә районнары Пенсия фонды идарәсе дәүләт учреждениесе начальнигы Нурмөхәмәтова Р.И., Социаль яклау идарәсе директоры Галәветдинова Л.Н., район Ветераннар һәм инвалидлар советы председателе Габдрахманов Н.Г. катнашып чыгыш ясадылар, инвалидларның күпсанлы сорауларына җаваплар бирделәр.

Китапханә хезмәткәрләре Халыкара сукырлар көне, Ак таяк көне турында файдалы мәгълүмат белән таныштырдылар. Конференция кунаклары викторина сорауларына да бик теләп җавап бирделәр.

Бәйрәм Социаль яклау идарәсе тарафыннан әзерләнгән чәй өстәле артында моңлы җырлар белән дәвам итте. Мондый чаралар әйләнә-тирәдәгеләрнең ярдәмен һәм игътибарын тою өчен мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә бик кирәк.