Центральная библиотека

"Библиотека – открытый мир»

Китапханәчеләр Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең 1 нче курс студентларын Үзәк китапханәнең тарихы, бай китап фонды, төрле теманы чагылдырган күргәзмәлекләр, "Туган як бүлмәсе" белән таныштырды. 

26 октябрьдә  "Библиотека – открытый мир" исемле китапханә дәресе узды. Студентларга китапханәдән файдалану, аның мөмкинлекләре турында да файдалы мәгълүмат бирелде. Теоретик өлеш практик биремнәр белән чиратлашты. Студентлар энциклопедияләр, сүзлекләр ярдәмендә китапханәче биргән сорауларга җавапларны кызыксынып эзләделәр.