"Библиотека и молодежь: актуально, профессионально, интересно"
Китапханәчеләр Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең 1 нче курс студентларын Үзәк китапханәнең тарихы, бай китап фонды, төрле теманы чагылдырган күргәзмәлекләр, "Туган як бүлмәсе" белән таныштыруны дәвам иттеләр.
25 октябрьдә "Библиотека и молодежь: актуально, профессионально, интересно" исемле китапханә дәресе узды. Студентларга китапханәдән файдалану, аның мөмкинлекләре турында да файдалы мәгълүмат бирелде. Теоретик өлеш практик биремнәр белән чиратлашты. Студентлар энциклопедияләр, сүзлекләр ярдәмендә китапханәче биргән сорауларга җавапларны кызыксынып эзләделәр.