Центральная библиотека

“Халык улы, халык шагыйре”

Чарада китапханә каршында эшләп килүче, “Каурый каләм”  әдәби – иҗат берләшмәсе, “Яшәү яме” клубы ветераннары һәм Арча авыл хуҗалыгы сәнәгате көллияте студентлары катнашты.

Кичә барышында кунаклар шагыйрьнең юбилее уңаеннан китапханә  уздырган чаралар белән таныштылар. Экранда 5 апрельдә узган  “Шигъри марафон”,  7-8 апрельдә Казанда узган “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы  кысаларында узган “Әдәби мәйдан”” күрсәтелде.

Алып баручы бөек шагыйрьнең иҗат һәм тормыш юлына кыскача күзәтү ясады. ТР атказанган укытучысы,  РФ мәгариф отличнигы Зыятов Ф. Шагыйрь турында истәлекләре белән уртаклашты, үзе иҗат иткән шигырен сөйләде.

“Каурый каләмлеләр шулай ук  үзләренең  иҗатлары белән уртаклаштылар. Студентлар арасында  да Г. Тукай  шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләүчеләр табылды. Кичә ветераннар башкаруында Тукай сүзләренә язылган “Тәфтиләү”, “Бәйрәм бүген”, “Туган тел”җырлары белән белән үрелеп барды.