Центральная библиотека

"Ерак гасырлар авазы"

23 октябрь көнне Үзәк китапханәнең уку залында Татарстан Республикасының Халык язучысы, Г.Тукай бүләге лауреаты Нурихан Фәттахның тууына 90 ел тулу уңаеннан "Ерак гасырлар авазы" исемле истәлек кичә узды.

Кичәбезнең кунаклары – Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең 1 курс студентлары язучының тормыш юлы һәм күпкырлы иҗаты турында файдалы мәгълүмат алдылар. Алып баручы Нурихан аганың иҗатына бәя биреп, аның язучы, драматург, галим, этнограф, тәрҗемәче һәм публицист буларак эшчәнлегенә күзәтү ясады. Соңыннан студентлар, үзләренең белемнәрен сынап, язучының тормыш юлы һәм иҗаты буенча төзелгән тест сорауларына җавап бирделәр.