Центральная библиотека

«Молодежь и закон: как защитить свои права?»

14 сентябрь көнне Үзәк китапханәдә Арча гуманитар-техник техникумы студентлары катнашында «Молодежь и закон: как защитить свои права?» дип исемләнгән хокук белеме сәгате узды. Китапханәче чарада катнашучыларга кешенең хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат бирде, аларны файдаланып, тормышчан мисаллар китерде, илдә закон һәм хокук бозу очраклары турындагы статистика белән таныштырды. Чара кысаларында әзерләнгән викторина, аудио һәм видео материаллар студентлар өчен кызыклы һәм файдалы булды.