Центральная библиотека

"Нет - терроризму!"

Ел саен 3 сентябрь Россиядә Терроризм белән көрәштә теләктәшлек көне буларак билгеләп үтелә. Бу дата 2004 елның 1-3 сентябрендә Бесланда булган фаҗигале хәлләр белән бәйле. Ул чакта сугышчылар шәһәр мәктәпләренең берсен кулга төшергән иде. Шул уңайдан Үзәк китапханә хезмәткәрләре киң катлам укучылар өчен "Терроризму - нет!" дип исемләнгән мәгълүмати күргәзмәгә күзәтү оештырдылар. Әлеге чара профилактика максатыннан узды.