Центральная библиотека

"Әдәби мәйдан"

Быелгы бәйрәм халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланды. Арчалылар бәйрәмгә килгән кунаклар хөрмәтенә районыбызда популярлашып киткән “Әдәби мәйдан” оештырдылар.  Шулай ук “Мәңгелек һәм бөек Тукай”, “Якташларыбыз – Г.Тукай премиясе лауреатлары”, якташларыбыз иҗатын чагылдырган “Тукайдан илһам алып...” һәм “Тукай әкиятләре балалар иҗатында” исемле бай күргәзмәлекләр тәкъдим иттеләр.