Центральная библиотека

"История Арска в лицах"

1 сентябрь көнне Арча Үзәк китапханәсендә В.Ф.Ежков исемендәге 1 номерлы Арча гомумбелем бирү мәктәбенең 9-10 сыйныф укучылары өчен "История Арска в лицах" дип исемләнгән тарихи марафон үткәрелде. Укучыларга Арча районыннан чыккан күренекле шәхесләр турында мәгълүмат тәкъдим ителде, электрон презентация күрсәтелде. Китапханәче төрле өлкәләрдә зур уңышларга ирешкән әлеге шәхесләр районыбызның гына түгел республика данын яклаучылар булуына басым ясады һәм әзерләгән эчтәлекле китап күргәзмәсе белән якыннан таныштырды. Чараның йомгаклау өлешендә укучылар викторинада бик теләп катнаштылар.