Центральная библиотека

"Җәлил һәм җәлилчеләр - алар безнең күңелләрдә"

25 АВГУСТ ГЕРОЙ-ШАГЫЙРЬ МУСА ҖӘЛИЛ ҺӘМ АНЫҢ КӨРӘШТӘШЛӘРЕН ИСКӘ АЛУ КӨНЕ.
Моннан 74 ел элек Плетцензее төрмәсе тоткыннары, унбер татар егете – Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Баталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаровның гомерләре өзелә.

Башлары гильиотина пычагы астына салдырылган бу каһарманнар Ватаныбыз өчен гомерләрен дә кызганмаган гади солдатлар гына түгел, ә халкыбызның асыл затлары, үлемсезлекләрен үлемнәре белән раслый алган һәм шуның белән исемнәре тарихка кереп калган газиз уллары! Алар, иң беренче чиратта – безнең, татар халкының горурлыгы!
Дөрес, монда бер аларның гына башы киселми, Плецензее төрмәсендә барлыгы 2891 кеше гильиотина аша үткәрелә. Ләкин шунсы характерлы: шулар арасында бары тик 24 кеше генә иксез-чиксез СССРдан була. Нибары 24 кеше! Ә шуларның унбере - татар егетләре (арасында – ике язучы)!

Үзәк китапханәдә төзелгән әлеге күргәзмәгә күзәтү китап укучылар өчен кызыклы булды.