Центральная библиотека

“Каурый каләм” мүзейда

7 август көнне Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсенең бер төркем һәвәскәр шагыйрьләре Фәйзрахманова Халидә Абдулхак кызы җитәкчелегендә Биектау районында урнашкан “Иске Казан дәүләт һәм табигать мүзей-тыюлыгы”нда иҗади сәяхәттә булып кайтты.

Сәфәрнең максаты – тарих битләрен яңарту, Арча районы үзешчән язучыларының иҗатын күрсәту һәм киләчәктә музей коллективы белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен ачу иде.