Центральная библиотека

«Җир - ул уртак йортыбыз»

5 июнь – Эколог көне уңаеннан Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 1 нче номерлы мәктәпнең лагерында тәрбияләнүче балалар белән “Җир – ул уртак йортыбыз” исемле экологик турнир уздырдылар.

Укучыларның ярышын хөрмәтле жюри: Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар Министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәре Латыш Ф.К. һәм Үзәк китапханәнең методик бүлек мөдире Закарова А.М. күзәтте һәм бәя бирде. Китапханәче Фирдәүсә Камилевнаны һөнәри бәйрәме белән котлап, чәчәк бәйләме тапшырды.

Командалар үзләренә исем һәм эмблема сайладылар, экология фәне буенча белемнәрен сынадылар. “Убырлы Карчык”ның бәйгене күзәтеп йөрүе укучыларга аеруча ошады.

Латыш Ф.К. укучыларга истәлек бүләкләре, ә китапханәгә китаплар бүләк итте. Укучылар бәйгедә катнашып кына калмадылар, үзләре өчен файдалы мәгълүмат алып киттеләр.