Центральная библиотека

"Ак калфак" Чиләбедә

Халыкара балаларны яклау көне – 1 июньдә Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы вәкилләре «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасына «Татар кызы. Нәни энҗеләр» бәйгесен оештыру үзенчәлекләре буенча семинар үткәрде. Семинарда Арча районыннан вәкил - Үзәк китапханә хезмәткәре Арсланова Ләйлә катнашты. Семинар Чиләбе Татар конгрессы бинасында үтте. Татарстанның атказанган укытучысы, Чиләбенең М.Җәлил исемендәге 81нче урта мәктәбендә эшләүче Сания Шевченко сөйләгәнчә, «Нәни энҗеләр» бәйгесен татар телен оныта барган яшь буынны милли тамырларга кайтару максатыннан 2013 елдан уздыра башлаганнар.

Чиләбе өлкәсендә 240 мең татар яши, аларның 80 меңе Чиләбедә. Биредә Татар конгрессы җитәкчесе Лена Колесникова оештырып җибәргән «Татар кызы» һәм «Нәни энҗеләр» бәйгеләре Чиләбе өлкәсе татарларының милли тормышын җанландыруга зур өлеш кертә. “Мондый бәйгеләр балага милли гореф-гадәтләребезне сеңдерә. Ана теленә, милли мәдәнияткә мәхәббәт уята. Балаларга гына түгел, ә ата-аналарга да тәрбия чарасы ул”, — диде Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Рәес кызы Идрисова.

Эшлекле сәфәр эчтәлекле һәм вакыйгаларга бай булды. Чиләбе халкы үзенең кунакчыллыгы, яшь буынны тәрбияләүдә үзенчәлекле алымнары белән барлык семинарда катнашучыларны сокландырды, әлеге юнәлештә үрнәк эш күрсәтте!