Центральная библиотека

“Без яшәгән гомер үкенечле түгел...”

Кичәдә Ринат Әхмәтгалиевичның хезмәттәшләре, дуслары, китапханәчеләр һәм китап укучылар якташыбызга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Автор аларга бик теләп җавап бирде, киләчәккә планнары белән таныштырды.

Хезмәт ветераннары Сәгъдиев И.А. һәм Сабиров Н.З. китапны тулыландырып, икенче басмасын зур форматта чыгарырга тәкъдим иттеләр. Китапханәчеләр әлеге китапларның китап укучылар, яшь буын өчен зур рухи байлык булуына басым ясадылар.

Дөрестән дә, Ринат Әхмәтгалиевич Арчабызда яшәп иҗат итүче, чын күңелен биреп район тарихын өйрәнүче, зыялы, галим зат. Ул һәрвакыт үзенең белгәннәрен әйләнә-тирәдәгеләргә, яшьләргә җиткерергә ашкынып тора. Бәйрәмгә килүчеләр Ринат Әхмәтгалиевичка сәламәтлек, яңа иҗади уңышлар теләделәр. Җырчыбыз Расих Галимҗанов башкаруындагы җырлар бәйрәмгә ямь өстәде.