Центральная библиотека

"Мөмкин түгел яшәү Тукайсыз"

25 апрель көнне Арча үзәк китапханәдә "Мөмкин түгел яшәү Тукайсыз!" исемле әдәби-музыкаль кичә булып узды. Кичәнең кунаклары - Үзәк китапханә каршында эшләп килүче "Каурый каләм" әдәби-иҗат берләшмәсенең һәвәскәр шагыйрьләре, үзешчән композиторлар, җырчылар, Инвалидлар һәм картлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәребез һәм "Яшәү яме" клубына йөрүчеләр иде. Һәвәскәр язучыларыбыз үзләренең Г.Тукайга багышлап язган шигырьләрен укыдылыр, бөек шагыйребезнең иҗатын зурладылар. Кичә музыкаль номерлар белән үрелеп барды һәм җылы мөһиттә узды. Биредә һәр кеше дә иҗади илһам, бәйрәм уңаеннан яхшы кәеф белән бүлештеләр. Чара күтәренке рухта узуы белән кунакларның күңелендә озак сакланыр!