Центральная библиотека

“Су – табигатьнең гаҗәеп могҗизасы”

Студентларга Татарстан республикасы территориясендәге су байлыклары,  кеше тормышында суның ни дәрәҗәдә мөһим урын алып торуы турында файдалы мәгълүмәт бирелде. Журнал битләрендә алар шулай ук су турында кызыклы фактлар, аның физик, химик һәм дәвалау үзенчәлеге белән танышып үттеләр. Журналның соңгы битендә үзләренең дәрестә алган белемнәренә һәм китапханәче җиткергән яңа мәгълүматларга нигезләнеп, уенда көч сынаштылар.

Телдән журналның һәр битен “ачып”, үзләре өчен күп кенә файдалы мәгълүмат алганнан  һәм видеофильм караганнан соң, студентлар кешелекнең төп максаты – чиста суның кадерен белергә, һәр тамчысыннан кирәкле максатларда гына  файдаланырга  кирәклегенә  төшенделәр.