Центральная библиотека

“Бәллүр җиһан – бирдең илһам”

20 апрель көнне Арча районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсенең “Авыл хатын-кызы – игътибар үзәгендә” темасына багышланган күчмә утырышы узды. Үзәк китапханә хезмәткәрләре Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә кунакларны “Бәллүр җиһан – бирдең илһам” исемле Әдәби кунакханәдә каршы алды һәм районыбызның һәвәскәр хатын-кыз язучылары иҗаты белән таныштырды.