Центральная библиотека

“Заманча һөнәр сайлау”

Быел ул түгәрәк өстәл итеп оештырылды. Арча 2нче номерлы урта мәктәбенең һәм 5нче гимназиянең 9нчы сыйныф укучылары белән очрашуга Арча гуманитар-техник техникумы вәкиле Бахтиозина Р.Р., Казан милли тикшеренү технологик университеты мөгаллимәсе Скворцова Н.С. һәм районның Мәшгульлек үзәге директоры Низамова Г.Г. чакырылды.

Бүгенге көндә 9нчы сыйныфтан соң мәктәптән китәргә уйлаган укучыларны 2 нәрсә борчый: имтиханнарны уңышлы тапшыру һәм дөрес уку йортын сайлау. Араларында төгәл фикергә килмәгәннәре дә очрый. Шуның өчен дә китапханә хезмәткәрләре, укучыларга дөрес юнәлеш бирүне максат итеп, әлеге чараны оештыра.

Түгәрәк өстәлне алып баручы укучыларны Климов буенча һөнәрләр классификациясе белән таныштырып узды. Укучылар үзләренә якын булган һөнәрне “сайладылар”. “Дәрәҗәле, әмма таләп ителми” дигән темага әңгәмәгә Мәшгульлек үзәге директоры Низамова Г.Г. кушылды. Ул укучыларны хәзерге көндә таләп ителгән, районыбыз өчен кирәкле һәм файдалы һөнәрләр белән таныштырды. Республика эшче һөнәр ияләренә кытлык кичерә, техникум, һөнәр училищелары тәмамлаган белгечләр җитешми... Шулай ук ул яшь белгечләргә дәүләт ярдәме, максатчан юнәлеш буенча уку һәм җәйге ял вакытында мәктәп укучыларын эш белән тәэмин итү турында файдалы мәгълүмат бирде.

Гуманитар-техник техникумнан килгән кунак үзләренең уку йорты эшчәнлеге белән таныштырды, экранда презентация күрсәтелде. Экономист, бухгалтер, банк хезмәткәре һәм газ белән тәэмин итү җайланмаларын монтажлаучылар хәзерләүче техникумда өстәмә һөнәр алу курслары бар һәм биредә берничә ай эчендә яңа һөнәрләр дә үзләштереп була. Шунысы куанычлы, техникумны уңышлы тәмамлаучылар, бердәм дәүләт имтиханнарыннан азат ителәләр һәм тизләтелгән программа буенча Казан милли-тикшеренү технологик университетында уку бәхетенә ирешәләр. Техникум әлеге югары уку йорты белән килешү төзегән. Түгәрәк өстәлдә катнашучы мөгаллимә университет студентлары арасында Арча техникумын тәмамлаучыларның белем дәрәҗәсе югары булуын, университетның заман өчен яраклы һөнәр ияләрен чыгаруын әйтеп узды. “Соңгы елларда уку йортларында бюджет урыннарының елдан ел кимүе күзәтелә. Киләчәктә югары белем тулысынча түләүле булачак”, - диде кунагыбыз.

Китапханәче укучыларны бераз ял иттереп, “Һөнәрләр сүзлеге” уенын оештырды. Соңыннан “Безнең белемебез – югары карьерага юл” дип исемләнгән эшлекле мәгълүматлар почмагында урын алган мәкаләләргә, китапларга күзәтү ясады.

Түгәрәк өстәлгә йомгак ясап, укучылар сайлаган һөнәрең сиңа уңыш һәм канәгатьләнү китергәндә генә, тормышың чын мәгънәсендә файдалы уза, дигән фикергә килделәр.