Центральная библиотека

"Ә мин җирдә гади бер кеше..."

“24 мартта Арча район Мәдәният йортында күпсанлы китап укучылар яратып кабул иткән «Ялантауга ай кунган» китабы авторы Равилә Шәйдуллина, якташыбыз, танылган режиссер Нурания Җамали, Р.Шәйдуллина шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итүче Сүрәя Гайнуллина, авторның "Үксезләр" повесты буенча эшләнгән нәфис фильмда рольләрне башкаручы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ә.Хисами, Татарстанның атказанган артисты Ә.Хәсәнова һәм Миләүшә Сәләхетдинова   белән очрашу узды.

Затлы кунаклар белән очрашуга районыбыз ветераннары, Үзәк китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсенең һәвәскәр язучылары, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, татар теле һәм әдәбият укытучылары, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте һәм гуманитар-техник техникум  студентлары килде.

Кичәнең максаты – эшмәкәр, профессионал аш-су остасы Р.Шәйдуллинаны язучы буларак халыкка таныту, китап укучылар белән фикер алышу, авторның “Үксезләр” повесты буенча эшләнгән нәфис фильм карау.

 Кичәне сорау-җавап формасында китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Галимова алып барды.

Күрше Теләче районы Алан авылында укытучы Шамил абый һәм Нурания апа гаиләсендә дөньяга аваз салган, гаҗәеп тыйнак, сәләтле, күңелендә шигырь уты янган, әдәбиятны хөрмәт итүче, үз сүзен өздереп әйтә белгән Равилә Шамил кызы 7 китабын китап укучылар хозурына тәкъдим итте. Аларның өчесе өлкәннәр өчен язылса, дүртесе – нәни дусларыбызга адресланган.

2нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, китапханәчеләр Р.Шәйдуллина шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, “Ялантауга ай кунган” әсәреннән өзекләр укыдылар.

Р.Шәйдуллинаның китапларын рус теленә тәрҗемә итүче С.Гайнуллина  әлеге шигырьләргә гашыйк булуын әйтте һәм аларны Америкада яшәүчеләргә дә җиткерергә вәгъдә бирде.

 “Җидегән чишмә” халык театры артисты Р.Гарифуллина, китапханәчеләр Н.Йосыпова, Г.Ибраһимова уйнаган өзекләрне карагач, күңелләр тулды, залда җыелган халыкта китапны кулга алып уку теләге уянды.

        Татар авылларын, телебезне, милләтебезне саклап калу турында каршылыклы фикерләр, карарлар туып торган чорда әсәр бигрәк тә актуаль!

“Прозаны язу өчен күп вакыт кирәк. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән кеше өчен икеләтә авыр. Киләчәктә бизнес дөньясын чагылдырган әсәр язарга җыенмыйсызмы?” - дигән сорауга Р.Шәйдуллина: “Мин 53 ел әлеге сферада хезмәт итәм һәм миннән дә күбрәк ул тормышны белгән кеше юктыр. Киләчәктә андый әсәр булыр дип ышандырам, чөнки минем тупланган материалларым җитәрлек”, - дип җавап бирде.

Якташыбыз, танылган режиссер Н.Җамали Р.Шәйдуллинаның “Үксезләр” повесты буенча нәфис фильмны экранга чыгарулары турында сөйләде, фильмда уйнаган артистлар белән таныштырды.

Арча район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль  мәсьәләләр буенча урынбасары Гарифҗанов Р.И. кунакларга Арчабызны зурлап кайтулары өчен зур рәхмәт әйтеп, аларга эшләрендә, иҗатларында уңышлар теләде һәм матур чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.

   Кичәнең икенче бүлегендә залга җыелган тамашачылар Р.Шәйдуллинаның “Үксезләр” повесте буенча эшләнгән нәфис фильм карадылар һәм соңыннан фильмда уйнаган актерлар белән кабат очраштылар”, - дип хәбәр итә Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Фазылова Л.Р.