Халыкара елгалар көне
14 мартта Бөтенроссия “Язгы изге эшләр атналыгы” акциясе кысаларында Арча үзәк китапханәсендә, Халыкара елгалар көне уңаеннан, акция узды. Акциянең максаты – киң җәмәгатьчелекне шәһәребез һәм районыбызның экологик проблемаларына игътибар иттерү.
Әлеге уңайдан китап укучыларыбызга “Арча районының Кызыл китабы”на кергән елгалар турында мәгълүмат тупланган «Елгаларыбызга – чиста яр!» исемле буклет таратылды.
#АрскаяЦентральнаяБиблиотека #библиотекаАрск #культура #Арск #МойАрск #Родинамоя # #ДобрыйТатарстан #МәрхәмәтлеТатарстан